news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлау көнендә Казанда бәйрәм чараларыннан соң махсус автобуслар йөриячәк

Бердәм тавыш бирү көнендә, 8 сентябрьдә, бәйрәм чараларыннан соң махсус транспорт биреләчәк. Автобуслар шәһәр халкын 20.30 сәгатьтә ташый башлый. Бу хакта Казанның транспорт комитеты Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Җәмәгать транспорты «Яшьләр үзәге» тукталышыннан Кремль дамбасы юнәлешендә хәрәкәт итәчәк — бу 6, 22, 28а, 33, 35а, 47, 74, 89, 90нчы маршрут автобуслары. Моннан тыш, шәһәр халкы һәм кунаклары «Энергетика университеты» тукталышыннан Декабристлар урамына таба бара ала. Монда 6, 15, 22, 29, 35, 36, 47, 45, 60, 62, 72, 75, 89нчы автобуслар йөри.

22.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Декабристлар урамы буйлап хәрәкәт итә торган 6, 15, 22, 28, 28а, 29 35, 35а, 47, 74, 75, 89нчы маршрутлар һәм 1нче троллейбус көчәйтелгән эш режимына күчереләчәк. Халык күп йөри торган вакытта - 19.00-23.30 сәгатьләрдә метро да эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot