news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сайлау бюллетенен бастырганда Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр микрошрифт куллана

Сайлау бюллетенен бастырганда Үзәк сайлау комиссиясе беренче тапкыр микрошрифт куллана
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча Татарстан Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлау бюллетеньнәрендә беренче тапкыр эксперимент сыйфатында өстәмә саклау чарасы - микрошрифт булачак. Яңалык турында бүген журналистларга «Идел-Пресс» нәшриятында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Быел бездә җитди яңалык. Без ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча бюллетеньдә саклауның яңа дәрәҗәсен кулландык. Бюллетеньдә күренә торган сызыклар текстлы микрошрифттан тора», – дип хәбәр итте ул.

Микрошрифт гади күз белән күренми, аны махсус зурайткыч линза аша гына күрергә мөмкин.

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

«Микрошрифт сынап каралды. Әгәр бу бюллетеньнәр бастыру яхшы узса, без аны (микрошрифт) Россия Үзәк сайлау комиссиясе кушуы буенча Федераль Җыен Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда кулланачакбыз», – дип ачыклык кертте Кондратьев.

18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларга 53 400 бюллетень әзерләнәчәк – округ сайлаучылары саны буенча.

Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot