news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәйдәшев музеенда музыкант Айдар Абдрахимов катнашында уйлану кичәсе була

23 августта 19:00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы Салих Сәйдәшев музеенда уйлану кичәсе була. Кичәдә мультиинструменталист Айдар Абдрахимов төрки музыка уйнаячак. Кунаклар өчен җанлы этник музыка, музыкант белән аралашу, чәй тантанасы көтелә.

«Кичәнең үткәрелү форматы үзенчәлекле. Оештыручылар әйтүенчә, тамашачылар музыканттан кул сузымы ераклыгында гына утырачак, чәй эчеп, бергәләп борынгы суфи мотивларын җырлаячаклар. Кичәдә кунаклар көндәлек эшләрдән арынып, музыка аша эчке гармонияне тоя алачак», - дип хәбәр итте Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Салих Сәйдәшев музее җитәкчесе Айдар Әхмәдиев кунакларның уңайлы иркен киемдә килүләрен сорый. «Түбәтәй, чапан, халат, чалбар һәм яулык рәвешендәге милли элементлар кирәкле атмосфера тудырырга ярдәм итәчәк», – диде ул.

«Үзем өчен мин бу кичәне концерт–уйлану дип атыйм. Бер яктан, тамашачыларны төрки музыка кораллары белән таныштырачакмын. Икенче яктан, алар белән сүз аша аралашам, музыка, чыгыш ясау тәҗрибәм турындагы фикерләрем белән уртаклашам», – дип сөйли егермедән артык музыка уен коралында уйнаучы Айдар Абдрахимов.

news_right_1
news_right_2
news_bot