news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәйдәшев музее Тинчурин театры оркестры белән Тукайның туган көненә концерт куя

Сәйдәшев музее Тинчурин театры оркестры белән Тукайның туган көненә концерт куя
Рамил Гали/архив

24 апрельдә Салих Сәйдәшев музее Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә «Тукай моңнары» исемле концерт оештыра. Чара бөек шагыйрьнең туган көненә һәм Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдиновның якты истәлегенә багышланган. Концерт 18:30 башлана, керү түләүсез.

«Музейда татар композиторларының Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырлары яңгырый. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы солисты Илгиз Мөхетдинов Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» исемле вокаль-симфоник поэмасыннан өзекләр башкарачак», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га Салих Сәйдәшев музееның матбугат хезмәте.

Татар халык көйләрен, шәрык ритмнарын, барокко, модернизм һәм джаз элементларын гаҗәеп рәвештә берләштерә алган әлеге поэма татар музыкасында уникаль урын алып тора. 50 ел элек язылуга карамастан, ул әле дә заманча яңгырый, диелә хәбәрдә.

«Аның популярлыгына зур өлешен җырчы Эмиль Җәләлетдинов керткән булган. Тукайның туган көне уңаеннан гына түгел, ә бөек җырчыны искә алу максаты белән без бу әсәрне тамашачыларыбызга кабат тәкъдим итүебезгә бик шатбыз», — диде Салих Сәйдәшев музееның директоры Айдар Әхмәдиев.

Татарстан Республикасы атказанган артисты, «Тантана» театраль премиясе лауреаты Эльза Исламова Габдулла Тукай шигыренә композитор Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән «Яратма» җырын башкарачак. Баш дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге Тинчурин театры оркестры тамашачыларны Салих Сәйдәшев әсәрләрен яңгыратачак. Программага «Наемщик» драмасыннан биюләр һәм Кызыл армия маршы кертелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100