news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев: Музыка ул – күптөрле, һәм ул шундый булырга тиеш

Татар профессиональ музыкасына нигез салучы бөек композитор Салих Сәйдәшевнең Казандагы мемориаль музее капиталь ремонттан соң кабат үзенең ишекләрен ачарга әзерләнә. Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев музей эшченлеге, музейга кешеләрне җәлеп итү турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Сәйдәшев музее директоры Айдар Әхмәдиев: Музыка ул – күптөрле, һәм ул шундый булырга тиеш
Фото: «Татар-информ»

«Булачак экспозиция элеккесеннән нык аерылып тора. Элеккесен күпләр ак бүлмә белән хәтерли, Салих Сәйдәшев яшәгән бүлмә ул. Безнең экспозиция ак булмау белән генә чикләнми. Яңа экспозициядә ак бүлмә булмаячак, чөнки без Сәйдәш яшәгән бүлмәне шул чор мохитенә кайтарабыз. Архивларда табылган фотоларга нигезләнеп, нәкъ шундый обойлар таптык, штораларны, андагы кебек урындыкларны алдык. Ягъни, без ул яшәгән чорны кире кайтарабыз, торгызабыз.

Яңартылган музеебыз шуның белән генә аерылып калмый. Элекке музей ул тулысынча Салих Сәйдәшевның тормышына гына багышланган иде. Яңа экспозиция Салих Сәйдәшев иҗаты белән генә чикләнми, һәм дә аның исеме дә бераз башкача була: Салих Сәйдәшев һәм Татар музыкасы музее. Ягъни, Салих Сәйдәшев безнең татар профессиональ академик музыка нигезендә, аның чишмә башында тора. Максатыбыз – Салих Сәйдәшевнең тууыннан алып XX гасырның ахырына кадәр татар музыкасының күптөрлелеген, чәчәк атуын күрсәтү.

Болынга киләбез икән, төрле чәчәкләр күрәбез: зурысын да, кечкенәсен дә, агын да, сарысын да, кызылын да һәм башкасын. Шулай итеп, безнең дә шундый максат бар: Сәйдәшев башлап җибәргән агымның киң җәелүен, тамыр җәюен, таралуын булдыру. Шулай итеп, экспозициянең соңгы өлеше нәкъ татар музыкасының күпкырлылыгына багышланачак. Анда Әлфия Авзаловага да, Илһам Шакиров, Мансур Мозаффаровларга да, безнең заманча композиторларыбызга да урын табылачак. Чөнки музыка ул – күптөрле, һәм ул шундый булырга тиеш тә», – ди ул.

Айдар Әхмәдиев белән «Интерта» сайты өчен Юлай Низаев сөйләште.

news_right_1
news_right_2
news_bot