Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сәйдәш» үзәгендә Республикакүләм «Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан зона этабы узды
1 декабрьдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы буенча матурлык, сәләт һәм милли традицияләр – Республикакүләм «Татар кызы 2026» бәйгесенең Казан шәһәре зона этабы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Жюри әгъзалары арасында Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясенең Башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин, Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Татарстан Республикасының атказанган артисты Инсаф Абдулла һәм шагыйрә, драматург, Халыкара «Татар кызы» бәйгесе финалының сценарий авторы Резеда Гобәева бар иде.
Бәйгедә катнашучылар татар теле, мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре буенча үз белемнәрен күрсәтте. Жюри аларның өй эшләренә оригиналь якын килүләрен, интеллектуаль сорауларга җавап бирү осталыкларын, шулай ук иҗади номерларын һәм аш-су әзерләү осталыкларын бәяләде.
Алмаз Хәлиуллин финалга узган кызларның татар телен әйбәт белүен ассызыклады.
«Мин бүген бик шатланып утырдым. Сезнең сәләтегезне, билгеле, киемгә һәм талантыгызга карап кына түгел, ә күңел матурлыгына карап та бәяләдек. Милләтпәрвәр, милли җанлы булуыгыз өчен һәрберегезгә зур рәхмәт. Киләчәктә дә татар кызы исемен горур йөртүегезне телим», – диде ул.
Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова «Татар кызы»ның матурлык бәйгесе генә түгел, шулай ук акыл бәйгесе булуын да искәртте.
«Ни дисәк тә, хатын-кыз бәхете өчен иң мөһим әйберләрнең берсе – әлбәттә, уңышлы кияүгә чыгу. Хатын-кыз эшендә нинди генә уңышларга ирешмәсен, аның тормышындагы иң зур казанышы ул – Ана булу. Шуның өчен татар кызы үзенең тормышын дөрес көйли белергә тиеш. Йөрәк кушканча гына түгел, акыл белән тормышка үзегезне әзерләргә кирәк», – диде ул һәм кызларга уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз