news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәйдәш музеенда Фәрит Яруллинның 110 еллыгы уңаеннан «Шүрәле» балеты турында лекция булды

Сәйдәш музеенда Фәрит Яруллинның 110 еллыгы уңаеннан «Шүрәле» балеты турында лекция булды
«Шүрәле» балетыннан бер күренеш
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Композитор, Габдулла Тукай дәүләт премиясе лауреаты Фәрит Яруллинның 110 еллыгына багышлап, аның туган көнендә Татарстан Милли музее филиалы – Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев «Билгесез «Шүрәле»: Фәрит Яруллин музыкасы нинди серләр яшерә?» дип исемләнгән лекция сөйләде.

«Пушкин урамындагы ноталар кибетеннән «Шүрәле» балеты клавирын сатып алган идем. Аннан Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында яңгыраган «Шүрәле» балеты музыкасының клавир варианттагы музыкадан аермалары барлыгын аңлап алдым. Композитор Луиза Батыркаева редакциясендә чыккан клавирда бер төркем белгечләр Фәрит Яруллин язган музыка вариантын торгызырга тырышкан. Ул шуның белән кадерле», - диде лекциядә Айдар Әхмәдиев.

Аның әйтүенчә, баштан Тукай шигырьләренә берничә балет номеры язу бурычы куела. «1939 елның сентябрендә балетның беренче авторлык вариантын фортепианода тыңлау һәм фикер алышу була. 1939 елда профессор Генрих Литинский шагыйрь Әхмәт Фәйзигә булачак балет өчен либретто язуны сорап мөрәҗәгать итә. 1939 елда комиссия музыканы кабул иткән, ләкин либреттоны кабул итмәгән», - дип аңлатты ул.

«Шүрәле» балетын язу эше дәвам иткән. «Фәрит Яруллинга кыска вакыт эчендә зур хезмәт башкарырга туры килгән. «Шүрәле» куелышына Казанга танылган Ленинград хореографы, балетмейстер Леонид Якобсон чакырылган булган. Ул Әхмәт Фәйзи либреттосын ошатмаган, һәм аны үзенчә үзгәрткән. Якобсон бөтенләй башка сюжет уйлап таба, һәм бүген «Шүрәле» балеты нәкъ менә аның версиясендә куела. Нәтиҗәдә, Фәрит Яруллинга булган материалны эшкәртү белән генә шөгыльләнергә түгел, ә яңа музыка да язарга туры килә. Өч-дүрт ай дигәндә балетның яңа версиясе әзер була», - дип сөйләде музей мөдире.

Айдар Әхмәдиев бүгенге көнгәчә Фәрит Яруллин үзе язган балетның төп нөсхәсен билгеле булмавын әйтте. «Бүгенге «Шүрәле» балеты – елдан-елга берничә тапкыр редакцияләнгән балет. Фәрит Яруллин – Көнчыгыш композиторларының һәм татар музыкасын берләштерә, бөтен тон гаммасын (целотонная гамма) кулланган беренче татар композиторы була. Аның әлеге балеты, күп төрле версиядә булуы белән, бүгенге көндә дә эзләнергә, уйланырга мәҗбүр итә», - диде ул.

  • Яруллин Фәрит Заһидулла улы – композитор, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. 1914 елның 18 мартында Лаеш өязе Хәерби авылында туа. 1934–1938 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. Камера-инструменталь, камера-вокаль әсәрләр, татар халык җырлары эшкәртмәләре авторы. 1941 елның июленнән – Бөек Ватан сугышында. Ульяновск җәяүле гаскәрләр училищесында укый, лейтенант дәрәҗәсе ала, Сталинград, Курск дугасындагы сугышларда катнаша. 19 танк корпусының укчы взводы командиры Фәрит Яруллин Белоруссия өчен барган сугышларда 1943 елның 17 октябрендә һәлак була, Мәскәү-Минск юлында Витебск өлкәсе Новая Тухинь авылындагы туганнар каберлегендә җирләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100