news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәйдәш музее яңа мәдәни-агарту программаларын тәкъдим итү кичәсенә чакыра

Сәйдәш музее яңа мәдәни-агарту программаларын тәкъдим итү кичәсенә чакыра
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

1 июньдә 18.00 сәгатьтә Салих Сәйдәшев һәм татар музыкасы музее журналистларны һәм блогерларны яңа мәдәни-агарту программаларын тәкъдим итү кичәсенә чакыра. Чара ябык форматта була. Музей киңлегендә йорт хәтеренә, анда яшәүчеләргә һәм татар музыка мәдәнияте тарихына багышланган лекцияләр, спектакль-променад һәм төнге экскурсия узачак. Кичәнең исеме – «Монда иҗат туды: тулай торак бүлмәләреннән музыка залларына кадәр» – кайчандыр Татарстанның күренекле мәдәният әһелләре яшәгән, эшләгән һәм сәнгать әсәрләре тудырган урын тарихына ишарәли.

Кичә программасы:

18:00 – «Винил атналыгы» лекцияләр циклы ачылышы (1-7 июнь). Кунаклар музейның яңартылган винил пластинкалар каталогы белән танышачак, аңлы рәвештә музыка тыңлау сессиясендә һәм җылы мохиттәге әңгәмәләрдә катнашачак. Спикер: Айдар Ниязов.

18:50 – «Пәрдә күләгәсендә» спектакль-көндәлеге. ТАССРның беренче профессиональ театр тәнкыйтьчесенә әверелгән 13 яшьлек кыз көндәлеге текстлары буенча куелган иммерсив спектакль. Тамаша музейның барлык экспозиция залларында узачак, ә финал күренеше чәй табыны янында тәмамланачак. Режиссёр: Әминә Миндиярова.

19:30 – «13нче йортта яшәүчеләр» музей экспозициясе буенча төнге экскурсия. Ринат Таҗетдинов, Рауза Хәйретдинова, Марсель Сәлимҗанов, Альфред Сәйдәшев – музей язмышлары әлеге йорт белән бәйле булган кешеләрнең истәлекләрен туплады. Бу урын тарихы музей экспозицияләрендә генә түгел, ә кайчандыр монда яшәгән кешеләр турында тере хәтер булып та саклансын өчен эшләнде. Экскурсовод: Алсу Хафиз.

Кичә дәвамында музей хезмәткәрләре шулай ук яңа лекция һәм концерт программалары, планлаштырылган спектакльләр һәм күргәзмәләр, музыкаль салондагы концертлар циклы кысаларындагы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot