news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Донбасска хат» дип исемләнгән хәйрия концерты узачак

Концертны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре «Актаныш» якташлар җәмгыяте, Актаныш районы хакимияте оештыра.

6 октябрь көнне 18:30 сәгатьтә Казанда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Донбасска хат» дип исемләнгән хәйрия концерты булачак. 

Концертны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре «Актаныш» якташлар җәмгыяте, Актаныш районы хакимияте оештыра. 

Чарада Татарстанның халык артистлары Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех, Кирам Сатиев, Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов, Газинур Фарукшин, Лилия Муллагалиева, Илгизәр Исламов, Фәрит Мирзануров катнаша. Шулай ук Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Данил Салихов, Азат Хөсәенов, Ләйлә Дәүләтова булачак. 

Кичәдә «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Риваять» этно төркеме һәм яшь башкаручылар чыгыш ясаячак. 

Концертны Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар алып бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100