news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең тыңлау этабы булды

«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең тыңлау этабы булды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Кичә «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең кече залында II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең тыңлап карау этабы булды.

«Проектның икенче сезоны узган ел көз башында старт алды. Аның максаты – сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, шагыйрь, композитор һәм җырчыларны үзара таныштыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр фондын тулыландыру. Идеянең авторы – «Калеб» җыены җитәкчесе, хәзерге вакытта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, проектның кураторы – Тинчурин театры директорының урынбасары Лилия Гәрәева», - дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте.

Искәртеп үтик, беренче очрашуда шобага салу ярдәмендә шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган 16 команда барлыкка килде. Лаборатория шартлары буенча һәр өчлек яңа җыр иҗат итәргә тиеш. Җырларны гала-концертта тамашачыга тәкъдим иткәнче, аларны экспертлар бәяли, һәр командага киңәшләрен бирә.

Беренче тыңлау этабында экспертлар дүрт җырны финалга әзер дип тапкан иде, шуңа да әлеге әсәрләр кичә яңгырамады. Тагын берничә җыр әле язылу стадиясендә булу сәбәпле икенче тыңлау этабында. Шулай итеп, тугыз яңа җыр яңгырады. Алар арасында бәйрәмчә рухта, гаилә, мәхәббәт турында, патриотик һәм балалар җырлары бар иде. Һәр командага экспертлар үз киңәшләрен, теләкләрен әйтте. Өчлекләр үзләренең иҗат җимешләрен камилләштерү эшен әле дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең нәтиҗәсе – гала-концерт – 28 майда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә булачак.

  • Быелгы сезонның экспертлары: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Дәүләт камера хоры җитәкчесе һәм дирижеры Миләүшә Таминдарова; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Рәмис Аймәт, Башкорт Дәүләт Филармониясе солисты Зөлфия Авзалова.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100