news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: Хәзер миңа заманча образ якынрак

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: Хәзер миңа заманча образ якынрак
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Яшь җырчы, «Голос. Дети» һәм Үзбәкстандагы «Голос» проектлары финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова Казанда булачак беренче зур концертына әзерләнә. Концертта аның милли һәм заманча образда чыгыш ясаячагы билгеле. Ул хәзерге вакытта үзе өчен заманча стиль якынрак булуын әйтте.

«Элек милли образ якынрак дияр идем. Хәзер, үсә баргач, миңа озакламый 24 яшь тула, күбрәк заманча образ якын», – диде ул матбугат очрашуында.

Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әтисе, продюсеры Айрат Мөхәммәтҗанов фикеренчә, һәр яшьнең үзенең халәте бар. «Биш яшендә Сәйдә мөнәҗәт, бәетләр башкарды. Аннан халык җырларына кереп китте. Шулай аның имиджы тупланды – тыйнак татар кызы. Концертта Сәйдәнең заманына тәңгәл булган кыз да икәнен күрсәтергә тырышабыз. Бу икенче якка аяк басуыбыз. Җырлары да яшьләрне дә җәлеп итәргә тиеш дибез, заманча битлар куллануны карыйбыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot