Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәйдә Мөхәммәтҗанова: Халык җырларына зур игътибар бирү - XXI гасырда бик сирәк күренеш
16 сентябрь көнне Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Рәшит Ваһапов исемендәге ХХ халыкара татар җыры фестиваленең Гала-концерты узды. Ваһапов фестивале лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова фестиваль турындагы фикерләре белән уртаклашты.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бик көтеп алынган чара, 20 еллык эш нәтиҗәсе. Ваһапов фестивале концертларына чакырганда бик шатланып ризалашам, чөнки мондый концертларда татар халык җырларына, классик музыкага зур игътибар бирелә. Ә бу – XXI гасырда бик сирәк күренеш.
Бүген мин «Гөлҗамал» халык җырын башкардым, тиздән «Шәрык базары» фестивале башланачак, анда Фаррух Закиров та килергә тиеш. Фаррух абый белән дуэт башкарырга телибез. Аның татар телендә җырлыйсы килә. Нинди җыр башкарачагыбыз әле билгеле түгел, ләкин фикерләр бар.
Гала-концерт белән без үзебез дә үткән ел Ташкентка барган идек, мин анда «Су буйлап»ны җырладым. Бик зур рәхмәт әйтәсем килә оештыручыларга, нәрсә генә дисәләр дә, монда без булган тавыш мөмкинлекләребезне күбрәк күрсәтә алабыз, ди ул.
Фестивальдән репортажны «Интертат» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева язды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз