news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанның «Голос» проектында катнашачак

Халыкара конкурслар лауреаты, Казан шәһәре филармониясе солисты һәм «Голос.Дети – 2015» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанның Ovoz шоуында катнашачак. Программаны 27 апрельдә 20:00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 18:00 сәгатьтә) ZO»R TV телеканалында күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итте Сәйдә үзенең рәсми ютуб-каналында.

«Дусларым, аерым алганда, минем үзбәк аудиториям, тиздән сез мине ГОЛОС - OVOZ (Үзбәкстан) шоуында күрәчәксез, ул һәр шимбә көнне 20:00 сәгатьтә ZOR TV каналында күрсәтеләчәк. Яңалыкларны күзәтегез, барысын да хәбәр итәргә тырышырмын», - дип язган Мөхәммәтҗанова видеого шәрехләмәдә.

Үзбәк шоуының жюри әгъзалары арасында Үзбәкстан Республикасының һәм Татарстан Республикасының халык артисты, легендар «Ялла» төркеме солисты Фәррух Закиров, Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, җырчы Севара Назархан, Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, «Болалар» төркеме солисты Таһир Садыйков һәм Үзбәкстан Республикасының халык артисты, мәдәният министры Озодбек Назарбеков булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100