news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәидә Мөхәммәтҗанова Уфада Мәҗит Гафури исемендәге премия лауреаты булды

Сәидә Мөхәммәтҗанова Уфада Мәҗит Гафури исемендәге премия лауреаты булды
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Уфада Сәнгать академиясенең Шаляпин залында «Без Мәҗит Гафурины укыйбыз - 2023» Халыкара әдәби-сәнгать конкурсының Гала-концерты узды. Анда Казан җырчысы, «Голос» телепроекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова татар һәм башкорт әдәбияты классигы Мәҗит Гафури иҗатын популярлаштырган өчен Мәҗит Гафури исемендәге премия лауреаты булып танылды һәм медальгә ия булды. Бу хакта Сәидәнең әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов «Татар-информ»га хәбәр итте.

Сәидә Мөхәммәтҗанова Радмир Шәйхетдинов музыкасына язылган «Бер гашыйк сүзләре» җырын босса-нова стилендә һәм Мәҗит Гафуриның «Аңа» шигыренә Зөлфирә Әбүбәкирова романсын башкарган.

«Зал шагыйрьнең булачак хатынына багышлаган мәхәббәт турындагы җырны таң калып тыңлады», – диде ул.

Бәйге башкорт әдәбияты классигының иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Ул «Мәҗит Гафури - XXI гасыр мәдәният фонды» төбәк иҗтимагый оешмасы (директоры Люция Камаева) Башкортстан Республикасының Мәдәният һәм Мәгариф министрлыклары белән башка дәүләт оешмалары һәм иҗат берләшмәләре ярдәме белән игълан ителгән.

Конкурс Мәҗит Гафуриның «БАССР (Башкортстан) халык шагыйре» дигән мактаулы исеменә лаек булуына 100 ел тулуга багышлана.

Фото: © Айрат Мөхәммәтҗанов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100