news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәидә Мөхәммәтҗанова кытай-татар телендә җыр яздырган

Сәидә Мөхәммәтҗанова кытай-татар телендә җыр яздырган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова кытай-татар телендә уникаль, яңа җыр яздырган.

«Мин Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр факультетында укыйм, шунлыктан, минем алда бик күп мөмкинлекләр туа. Мәсәлән, хәзерге вакытта мин 11 телдә, төрле халыклар телендә башкарылган җырлардан торган «Esperanto» альбомын әзерлим. «Mo Li Hua&Galiyabanu» – әлеге альбомга кергән җырларның берсе. Җырны махсус Бөтендөнья уеннарына әзерләдек», – диде Сәидә Мөхәммәтҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, әлеге композиция кытай һәм татар җырларын берләштереп эшләнгән. Җырны барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлап була.

«Әгәр Кытай дусларыбыз бу җырны ишетә алсалар, алар, безнең халыкларның никадәр якын булуын аңларлар иде, мөгаен. Җырда «Mo Li Hua» кытай халык җыры яңгырый, аны һәр кытай кешесе белә белә дип уйлыйм һәм татар халык җыры «Галиябану» башкарыла. Кытай җырының беренче куплеты, аннары татар халык җырының икенче куплетын ишетеп була. Өченче куплетта «Галиябану» җырының сүзләрен кытайчага тәрҗемә иттек, ә дүртенче куплетта кытай җырын татарчага тәрҗемә иттек. Аларның төрле җырлар икәнен аңлау җиңел түгел», - диде җырчы.

Сәидә Мөхәммәтҗанова аранжировкада традицион кытай уен коралларын, баянны һәм зур симфоник оркестр тавышларын ишетергә мөмкин булуын әйтте.

«Гомумән, барысы да искитмәле килеп чыкты! Берәр җырны кытай һәм татар телендә яздыру идеясе күптәннән бар иде. Аранжировщик, музыкант Искәндәр абый Мостафин белән иҗади процесс башланганда дустыбыз Базарбай «Mo Li Hua» кытай халык җырын җырларга тәкъдим итте. Искәндәр абый фортепианода уйный башлаганда «Галиябану» татар халык җырын искә төшердек. Ике җырның көйләре, пентатоникалары туры килде, шундый «микс» ясарга булдык», - дип уртаклашты ул.

«Кытай теленең авазларын дөрес башкарыр өчен, кытай теле укытучысы белән махсус шөгыльләндем. Лилия ханым Арафатка рәхмәтлемен», - диде Сәидә Мөхәммәтҗанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100