news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Казан утлары» концертын халык артисты Венера Гәрәевага багышладык

Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Казан утлары» концертын халык артисты Венера Гәрәевага багышладык
Владимир Васильев

23 мартта Татарстан Милли музеенда «Казан утлары» концерты узды. Биредә Татар хор музыкасының XXI фестиваль-конкурсында катнашучы, Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры чыгыш ясады.

Көллият студенты, «Голос.Дети» проекты лауреаты Сәидә Мөхәммәтҗанова концертның остазларга багышлануын әйтте. Концертта Сәидә Мөхәммәтҗанова үзе дә катнашты.

«2023 ел - Остазлар һәм укытучылар елы дип игълан ителде. Шуңа инде без «Казан утлары» дигән концертыбызны Татарстанның халык артистына, җыр һәм бию ансамбленең хормейстрына Гәрәева Венера Хәсән кызына багышларга булдык. Бу концертта сез бөтенләй яңа әсәрләр ишетәчәксез. Мәсәлән, «Тапшырылмаган хатлар» операсыннан өзек, танылган композиторларның әсәрләре, татар халык җырлары да яңгыраячак һәм, әлбәттә, хордан тыш солистлар да булачак», – диде ул.

«Татар-информ» журналистлары килгәндә, концерт башланырга ярты сәгатьләр калып барганда, репетициянең иң кызган чагы иде. Кунаклар килә башлауга карамастан, хорчылар да, концертмейстр да, алып баручы да бер генә минут та буш тормады.

Әлеге концертны И.В.Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятенең татар хоры әзерләгән. Җитәкчесе, авторы – Гүзәлия Ахунова. Анда Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Әзһәр Абдуллин, Ринат Гобәйдуллин, Җәүдәт Фәйзи кебек танылган композиторлар эшкәртүендәге татар һәм башкорт халык җырларын, татар композиторларының авторлык әсәрләрен башкардылар. Концертны «Татар-информ» онлайн трансляцияләде.

«Бүген бездә чираттагы традицион музыкаль пәнҗешәмбе. Бу инде өченче ел дәвамында Татарстан Республикасының Милли музеенда эшләп килүче проект. Бүгенге концертта татар хор музыкасының XXI фестиваль-конкурсында катнашучы, Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры чыгыш ясый», – диде Нәҗип Җиһанов музее мөдире Алексей Егоров.

Ул хорның репертуары, нинди проектларда катнашуы турында сөйләде. «Хор - искиткеч, репертуарында төрле планлы материал булган коллектив. Концерт эшчәнлегеннән тыш, хор Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе белән берлектә дә күп эшли», – диде ул.

Бер сәгатьлек программада оригиналь аранжировкада татар халык музыкасы һәм авторлык әсәрләре яңгырады. Алар барысы да Венера Гәрәеваның тормыш тарихы белән бергә тәкъдим ителде.

Концерт азагында тамашачылар исеменнән Фәүзия ханым чыгыш ясады. «Шундый яшьләр, мөлаем, көчле тавышлы, җырлары да шундый матур. Татар композиторларының әсәрләрен башкарасыз, безне шул әсәрләр белән таныштырасыз, һәм без яшьләребезнең шундый сәләтле булулары белән горурланабыз», - диде ул.

  • Венера Гәрәева (1943-2020) – 1978 – 2007 елларда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры баш дирижёры, 2007 елдан хор дирижёры. Ул татар музыка фольклоры һәм милли вокаль башкару осталыгы белгече булып таныла. 1990 елдан И.В.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесында (көллиятендә) югары квалификацияле педагог булып эшли һәм биредә вокал ансамбле сәнгать җитәкчесе була. 2020 елның октябрендә вафат.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100