Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Сәйдә Мөхәммәтҗанова: «Каракүз» фестивале төп кунагы булу – җаваплы вазифа
Быел бишенче тапкыр үткәрелә торган «Каракүз» этно-модерн фестиваленең төп кунагы Татарстанның атказанган җырчысы, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова булачак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сүз барды.
Фестиваль 18 июль-3 август көннәрендә Әлмәттә узачак. Сәйдә оештыручыларга үзенә ышанып тапшырган вәкаләтләр өчен рәхмәтен белдерде.
«Бу җаваплы вазифа. Фестивальдә беренче тапкыр катнашуым, бу минем өчен дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе. Монда иҗат энергиясе ташып тора. Мин дә үземнең иҗатым аша мирасыбызны киләчәк буыннарга тапшырырга телим. Каракүз, риваять буенча, берләштерүче образ булып тора. Бу образда матурлык, көч, дәрт, зирәклек, иҗат энергиясе ташып тора», – диде Сәйдә Мөхәммәтҗанова.
Ул махсус фестиваль өчен үзенә яңа образ киеме тегелүен әйтте. Сәйдә алдагы елларда да фестивальне оештыручылар белән хезмәттәшлекне дәвам итеп, амбассадор булырга ниятли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз