news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәидә Мөхәммәтҗанова иҗат студиясе ачылу кичәсен остазы Венера Гәрәевага багышлаган

Сәидә Мөхәммәтҗанова иҗат студиясе ачылу кичәсен остазы Венера Гәрәевага багышлаган
Сәидә Мөхәммәтҗанованың шәхси архивыннан

«Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Казанда үзенең иҗат студиясен ачкан. Шул уңайдан оештырылган иҗат кичәсен ул остазы, укытучысы Венера Гәрәева истәлегенә багышлаган.

«Венера Хәсәновна - Татарстанның халык артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры һәм минем остазым. Нәкъ 25 июньдә Венера апаның туган көне булырга тиеш иде, студиямнең шушы көндә ачылуы бик тә туры килде. Иҗат кичәсендә татар халык җырларыннан торган альбомның презентациясе дә булды, ул альбомны без композитор, аранжировкалар ясаучы, музыкант Искәндәр Мостафин тырышлыгы белән чыгардык», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, Венера Гәрәеваның васыяте буенча альбомдагы җырларны ул классик жанрда башкарган. «Эстрада стилендә түгел, ә нәкъ халыкчан яңгырашта җырларга тырыштым. Альбомда 10 җыр тупланды һәм без шушы җырларга клиплар да төшерергә өлгердек, тиздән клипларны «Татарстан-Яңа гасыр» телеканалында күреп булачак», - диде җырчы.

Сәидә Мөхәммәтҗанова укытучысы Венера Гәрәева белән 2013 елда танышкан.

«Безне «Су буйлап» җыры таныштырды. Дуслыгыбыз Венера Хәсәновна вафат булганчыга кадәр дәвам итте. Ул миңа халыкчан җырлау буенча дәресләр бирде. Шуны да әйтәсем килә: Венера апа дәресләре өчен бервакытта да акча алмады. Ни өчен, дип сорагач: «Сәидә, әгәр дә сине укытып, милләткә файда китерә алсам, миңа шул җитә», дип җавап биргән иде . Иҗат кичәмне Венера Хәсәновна хакына бушлай үткәрдек: азан әйтү белән башладык, рухына дога кылдык», - диде ул.

Сәидә Мөхәммәтҗанованың студиясе өч өлештән тора: тавыш яздыру студиясе (аның хуҗасы - Искәндәр Мостафин), вокал дәресе бүлмәсе һәм иң зур зал - репетиция, иҗади очрашу, кичәләр үткәрә торган зал, анда якынча 80 кеше сыя.

«Иҗат кичәләрем алга таба да булачак. Хәзерге вакытта үземнең сайтым бар, инде әзер дип әйтсәм да була. Сайтта аерым концертлар, иҗади кичәләр турында яңалыклар чыгып торачак. Иҗади планнарым бик күп. Халык җырларыннан торган альбом чыгаруны дәвам итәргә телим. Танылган композитор Луиза Батыр-Болгари белән дә иҗатташлык дәвам итә, Луиза апа белән тарихи җырлар өстендә күбрәк эшлибез, барлык клипларны социаль челтәрләрдә, Ютуб каналымда карый аласыз», - диде җырчы.

Сәидә Мөхәммәтҗанованың иҗат кичәсендә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Ринат Вәлиев, Илүсә Хуҗина һәм баянчы, музыкант Ильяс Фәрхуллин чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100