Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәидә Кадыйрова «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты турында: Быел акчалата бүләк отып булачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кичә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» бию дәресләренең яңа – бишенче сезоны башланды. Быел да биергә яратучылар һәм татар биюен үзләштерергә теләүчеләр Камал театры янәшәсендәге Кабан күле яр буенда очрашты.
«Быел да «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының максаты шул ук калды – татар телен, татар биюләрен популярлаштыру, халыкка күрсәтү. Аллаһка шөкер, шәһәре үзәгендә матур итеп җыелышып, ял итәбез, күңел ачабыз. Һәр чарага татар биюе хәрәкәтләре исемен бирдек. Әйтик, бүгенге чарада әйләнү хәрәкәтен өйрәнәбез. Әйтергә кирәк, һәр хәрәкәтнең татарча исеме бар. Аны хореограф Гай Таһиров китабында язган булган. Аның китабына нигезләнеп, татар бию хәрәкәтләрен өйрәтәбез», – диде «Татар-информ»га проектның кураторларының берсе, биюче Сәидә Кадыйрова.
Аның әйтүенчә, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының иң соңгы дәресендә зур конкурс игълан итәчәкләр. «Анда акчалата бүләк каралган. Профессионал биючеләр түгел, ә (18 яшен тутырган) биергә яраткан кешеләр катнаша ала. Алар конкурста шушы дәресләрдә өйрәнгән хәрәкәтләрне искә төшереп, оста итеп биеп күрсәтергә тиеш була. Һәр дәрескә йөргән тамашачы әлеге конкурска инде әзерлекле булып бара», – дип аңлатты ул.
«Биш ел эчендә проектыбызның чын дуслары – җанатарлары барлыкка килде. Таныш йөзләрне күрергә бик шатбыз. Җәй дәвамында бергәләп биербез дип өметләнәм. Безне унике очрашу көтә, унөченче чара – биш еллык уңаеннан кызыклы форматта үтәчәк. Биергә яратучылар арасында бию көрәше уздырырга ниятлибез. Моның өчен безнең конкурска гариза юлларга туры киләчәк, шартларын алдагы очрашуларда аңлатырбыз», – диде Казан шәһәре Башкарма комитетының милли бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон.
«Иң шәп биючегә 300 мең сум әзерләп куйдык. Жюри әгъзалары финалистларны сайлап алачак. Алар офлайн форматта халык каршында оста биюче икәннәрен дәлилләргә тиеш була», – дип өстәде Айсылу Лерон. «300 мең сум бүләк булгач, «минем җиңәсе килә» дип, дусларыгызны чакырырга онытмагыз», – дип уены-чыны белән әйтте алып баручы, актер Булат Гатауллин.
Мультиинструменталист, музыкант Ильяс Фәрхуллин «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектында төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның бию көйләре яңгыраячагын әйтте. «Һәр дәрескә килсәгез, чараларны калдырмасагыз, бәлки акчалата бүләк сезгә татыр», – диде алып баручы, кураторларның берсе, биюче Алсу Мәгъсүмҗанова. Беренче чарада исә актив биючеләргә түштамгалар, иң оста биюче егеткә – түбәтәй, кызларга яулык бирелде.
«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Лилия Гыймазова фикеренчә, «Хәрәкәттә-бәрәкәт» кебек чаралар күп түгел. «Халык белән бергәләп бии, күңел ача, аралаша, таныша торган проект. Татарлыгы белән җәлеп итә. Шуңа да мөмкинлек туган саен бирегә килергә тырышам», - диде ул.
Тамашачылар Гөлшат белән Ләйсән «Хәрәкәттә-бәрәкәт»кә беренче тапкыр килгәннәр. «Татар хорында җырлыйбыз, биергә дә теләгебез бар. Проект турында дусларыбыздан ишетеп белдек», - диде алар. «Монда биергә, җырларга, сөйләшергә мөмкинлек бар. Әйлән-бәйлән әйләнәсем килде, шуңа килеп карарга булдым», - диле Алинә.
- «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә булачак. Проектны 2021 елдан Казан мэриясе белән Парклар һәм скверлар дирекциясе Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз