Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шәһри Казан»га - 35 ел: Яңарыш вакытында туган газета
Быел «Шәһри Казан» газетасы үзенең 35 еллык юбилеен бәйрәм итә. 1990 елның 17 августында Борис Ельцин, Минтимер Шәймиев, Камил Исхаковның котлау сүзләре белән газетаның беренче сигнал саны дөнья күрә. Шул уңайдан оештырылган тантаналы чарага газетаның баш мөхәррирләре, элеккеге һәм бүгенге хезмәткәрләре җыелды.
Тантаналы чарага төрле елларда эшләгән «ветераннар» да, баш мөхәррирләр да, «Шәһри Казан»ның якын дуслары да чакырылган иде. Әлбәттә, бөтен кешене чакырып бетерү мөмкин түгел, чөнки 35 ел эчендә газетаны чыгаруда 700дән артык кеше көч куйган.
Бәйрәмне «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров башлап җибәрде. «Бүгенге көндә «Шәһри Казан» ул – республикабызның иң алдынгы газеталарының берсе. Безнең редакциядә бөтен шартлар да бар, бары тик эшләргә генә кирәк. Без мондый бәйрәмнәрне, банкетларны яратып бетермибез, чөнки эшләргә яратабыз. Ләкин форсат тугач, җыелырга булдык, чөнки 30 еллыкта пандемия вакытына туры килеп җыела алмаган идек. Бөтен «ветераннарыбызны» да чакырып бетерә алмадык, килә алмаучылар да булды», – диде ул.
Радик Сабиров
Кунаклар арасында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм башкалар да бар иде. Алар һәрберсе газетаның никадәр мөһим дәвердә барлыкка килүен, татар җәмәгатьчелегенең омтылыш-хыялларын җиткерүдә зур роль уйнавын билгеләделәр.
«Газета шулкадәр дәрәҗәдә матур эшләп килә. Бик көчле коллектив тупланган, аның бердәм булып эшләве укыган кешегә дә сизелеп тора. Аның күрсәткечләре дә – тиражы, социаль челтәрләрдә язылучылары көннән-көн артып килә. Кешенең эшеңне күрүе, бәяләве – иң зур нәтиҗә», – дип аңлатты Айдар Сәлимгәрәев.
Шамил Садыйков: «Шәһри Казан» – «Татмедиа»да иң яшь газета»
Шамил Садыйков исә «Татмедиа»да чыгарыла торган башка газеталардан аермалы буларак «Шәһри Казан»ны шактый яшь басма булуын билгеләп узды.
«Шәһри Казан» – «Татмедиа»да иң яшь газета, калганнары 80, 100 еллык газеталар. Аның яшь булуы – төп өстенлеге, чөнки Радик үзе дә (Радик Сабиров – «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире – иск. «Татар-информ»), коллектив та яңалыклардан курыкмый. Үз вакытында «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев безгә «А4 форматындагы газета эшләргә» дигән бурыч куйган иде. Радик һәм аның командасы «Татмедиа» тарихында беренче булып «Язмыш» исемле сторителлинг форматындагы газета чыгара башлады. Беренче көненнән үк ул алты мең тиражлы аудитория җыйды», – ди ул.

«Гәрәй Рәхим тәкъдиме белән газета «Шәһри Казан» дип чыга башлады»
Татарстан дәүләт телевидениясе һәм радиотапшырулар компаниясе директоры урынбасары Тәүфикъ Сәгыйтов газетаның исемен аерым билгеләп узды. Ул «Шәһри Казан» дигән атаманың Казанның бөеклеген һәм Россия тарихына керткән өлешен тану булуын әйтте.
«Шәһри Казан» яңарыш вакытында туган газета. Ул вакытта аның исемен генә ишетеп шулкадәр шатланган идек. «Шәһри Казан» дигән исем ул – Казанның бөеклеген дә, олылыгын да, аның Россия тарихына керткән өлешен дә тану. Газета бик күңелле һәм әйбәт кенә чыга иде, әлбәттә, кемгәдер – ошый, кемгәдер ошамый торган булгандыр, әмма бик укыла торган газета булып чыкты. Хәзер дә укыла ул, аның үз йөзе, мәкаләләре бар. «Шәһри Казан» булмаса, күңелсезрәк тә булыр иде», – ди ул.
Газетага исем ничек сайлануы турындагы тарихны газетаның беренче мөхәррире булган Хәлим Гайнуллинның тормыш иптәше Фәнисә ханым да сөйләп узды.
Хәлим Гайнуллинның тормыш иптәше Фәнисә ханым
«Минем әлеге газетаны «иремнең баласы» дип әйтергә дә хакым бардыр. Аңа: «Вечерняя Казань» бар, ә нишләп син шундый татарча газета чыгармыйсың?» – дип әйтәләр. Әмма «Кичке Казан» дигән исем бармый, шуннан соң мин: «Шәһре Болгар» булган бит, бәлки, шулай «Шәһре Казан» исемен бирерсез», - дип әйтеп куйдым. Аннары Гәрәй Рәхим тәкъдиме белән газета «Шәһри Казан» дип чыга башлады», – дип сөйләде ул.
Фәния ханым сүзләренчә, «Шәһри Казан» газетасының беренче саны «Сөембикә» манарасының шары эчендә саклана. Аны анда Камил Исхаков (1989-2005 елларда Казан мэры – иск. «Татар-информ») тәкъдиме белән урнаштыралар.
«Яхшы мәгънәсендә хулиганлык бар иде»
Газетаның элеккеге әдәбият-сәнгать бүлеге җитәкчесе Таңчулпан Әхмәтова газета битләрендә ничек беренче тапкыр «сары пресса» алымнарын кулланулары турында сөйләде.
«Мин артистлар белән гастрольләргә йөрергә ярата идем. Рөстәм Закиров һәм Эльвира Хәйруллина белән йөргән вакыт, беребез дә өйләнмәгән, кияүдә дә түгел. Ул вакытта «сары пресса» дигән әйбер юк иде, әмма Төркиягә барганнан соң, мин бер әйберне аңлап кайттым һәм Рөстәмгә: «Әйдәгез, сезне Эльвира белән йөри, өйләнешәләр икән», - дип язарга тәкъдим иттем. Алар шаккатылар, озак күндерергә туры килде, әмма «Рөстәм + Эльвира» башисеме белән без ул мәкаләне чыгардык. Газета чыккач, китте шалтыратулар, һәм ничә татар газетасы бар – барысы да шуңа перепечатка ясады. Моңа халык шулкадәр дәрәҗәдә ышанды, чөнки ул вакытта журналистлар алдашмый иделәр. Безнең ул вакытларда яхшы мәгънәсендә хулиганлык бар иде», – дип тәмамлады ул.

Танылган журналист, 1996-2003 елларда газетаның баш мөхәррире булып торган Илдус Илдарханов та үзенең хатирәләре һәм ничек газетага килеп эләгүе турындагы тарих белән уртаклашты.
«Миңа «Шәһри Казан» газетасында беренче саннарыннан ук эшләү бәхете елмайды. Хәлим Гайнуллин «Татарстан яшьләре»ннән килгән иде баш мөхәррир урынына. Аны тотып алдым да: «Яңа газета чыгарырга җыенасың икән, бик саваплы эш. Мин дә сиңа килим әле», - дип әйттем. «Кем булып?» дип сорагач, «Кем булып та ярый: баш мөхәррир бар, аның беренче урынбасары булам», - дип җавап бирдем. Шулай газетаның беренче санын чыгаруда катнашырга туры килде», – дип сөйләде ул.
Васил Гарифуллин: «Шәһри Казан» ул – студентларны тәрбияләү базасы
Тантаналы чарада КФУның Югары журналистика мәктәбе деканы Васил Гарифуллин даими рәвештә газета белән хезмәттәшлек итеп торуларын һәм аның студентларны әзерләү өчен яхшы база булуын әйтеп узды.
«Шәһри Казан» 90нчы еллардагы милли күтәрелеш чорында дөньяга аваз салган, шул милли күтәрелеш бишегендә туган сабый кебек. Ул бик тиз үз урынын тапты, баштан ук бик популяр булды, һәм хәзер дә шушы традицияләрне дәвам итә. Әлеге газетада эшләүчеләрнең күпчелеге безнең университетта тәрбияләнгән, безнең университет шәкертләре. Баштан ук «Шәһри Казан» ул – студентларны тәрбияләү базасы булды, ул үзеннән бик зур өлеш кертә. Мәсәлән, кафедра доценты Рәсимә Галиева беренче курс студентларын «Шәһри Казан»га алып килә. Безнең элемтәләр бик әйбәт. Әле быел гына бакалавриатны тәмамлаган Илгизә Галиуллинаны «Шәһри Казан» редакциясенә тапшырдык», – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз