Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шәһри Казан. Язмыш» журналисты Лилия Гайнуллина газетаның күпкырлы икәне турында сөйләде
«Шәһри Казан» редакциясенең «Шәһри Казан. Язмыш» газетасының туган көненә багышланган бәйрәмдә басма коллективы, почтальоннар һәм абунәчеләр катнашты. «Шәһри Казан» журналисты, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Лилия Гайнуллина, газетаның бай эчтәлекле, күп мәгълүматлы булуын ассызыклады.
«Газета битләрендә каһарманлык, батырлык һәм махсус хәрби операциягә ярдәм темаларын яктыртам. Волонтёрлар турында да язам. Гомумән басмабыз битләрендә гыйбрәтле язмышлар, шөгыль хакындагы язмаларны да яратып укыйлар. Махсус хәрби операция башланганнан бирле матбугат чараларында беренчеләрдән булып яктырта башладык. Хәтта герой егетләребезгә багышланган язмаларны мәктәп дәресләрендә куллануларын беләм. Аннары музей киштәләрендә дә кадерләп сакланыла», – диде ул «Татар-информ»га.
Әңгәмәдәш Махсус хәрби операциядәге егетләрнең туганнарыннан да рәхмәт сүзләре алуларын билгеләп үтте.
«Махсус хәрби операциядәге егетләрнең туганнары алар турында язма чыккан саннарны истәлек итеп саклый. «Рәхмәт, сеңлем! Безнең якын кешебез турында шундый күләмле итеп язып чыккансың», дип шалтыраталар. Алга таба да каһарманнарыбызны, ил һәм иминлек сагында торган егетләребез хакында язуны дәвам итәчәкмен. Әле язылмыйча калган геройларыбыз бар икән, алар үзләре элемтәгә чыкса да була. Әлбәттә, һәр язма артында ничәмә чакрым үткән командировкалар тора. Кайвакыт ерак араларга барып җитеп тә булмый, андый чакта героем белән телефон аша әңгәмә корам. Кайчак телефон аша җиңелрәк тә», – ди ул.
Шулай ук хәрбиләр, волонтёрлык темасын яктыртучы журналист күзгә-күз карап әңгәмәләр ясаганда, герой белән бергә аның тормыш юлын үтүен, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашуын билгеләде. «Героең кичергәннәрне үтәсең», – дип ассызыклый Лилия Гайнуллина.
Әңгәмәдәш шулай ук «Шәһри Казан. Язмыш» ясаган бәйрәмнең мөһимлеген билгеләде һәм коллективлары яшьләр белән тулылануын әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Авылларга чыгасың икән – почта белән халыкның бәйләнеше зур. Почтальонның дәрәҗәсе зур икән, димәк абунәчеләр дә күп. Без почта белән тыгыз эшләргә тиеш. Бу чын-чыннан почтальоннарның дәрәҗәсен күтәрү өчен дә матур бәйрәм. Коллективыбыз яшь. Яшьләр килә, менә Илгизә Галиуллина Казан федераль университетын быел гына тәмамлады, СММ-белгечебез Адилә Әхмәтшина, шулай ук шоу-бизнес темасын язучы Илүзә Касыймова уңышлы гына эшләп йөриләр. Алга таба да кыйблабызны югалтмыйча, татар милләтенә, татар халкына хезмәт итүне дәвам итәргә язсын», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз