news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы почтальоннарны һәм абунәчеләрне бәйрәмгә җыйды

«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы почтальоннарны һәм абунәчеләрне бәйрәмгә җыйды
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген «Шәһри Казан» редакциясенең «Шәһри Казан. Язмыш» газетасы басманы таратуда хезмәт куйган почтальоннарны һәм абунәчеләрен бәйрәмгә җыйды. Ул басманың туган көненә багышланган. Газета 4 ел элек нәшер ителә башлады.

«Газетаны нинди генә матур, нинди генә эчтәлекле бастырып чыгарсаң да, ул укучыларга барып җитмәсә – бер файдасы да юк. Бик зур рәхмәт! Бергә эшләп, хезмәттәшлек итеп укучыларга вакытында басманы җиткереп, аларны газета укуга җәлеп итү мөһим. Бәйрәм белән котлыйм», – диде «Татмедиа» Татарстан Республикасы Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

«Шәһри Казан. Язмыш» – «Татмедиа» тарихында беренче тапкыр А4 форматында чыккан газета булуын да билгеләп уздылар. Быел «Шәһри Казан» газетасы да 35 еллыгын да бәйрәм итте.

«Хөрмәтле дуслар, коллегалар! Тагын бер тапкыр рәхмәтебезне әйтәбез һәм хәзер рәхәтләнеп җырлыйбыз, биибез. Менә «Татмедиа» тарихында шундый күренеш: безнең тәҗрибәне күреп «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте дә почтальоннарны бүләкли башлады. Аннары «Татмедиа» басмаларына язылучы иптәшләр арасында бүләкләр уйнатты. Отыш уенындагы 24 бүләкнең 17сен – «Шәһри Казан»га язылучылар отты. Чөнки без почтальоннар белән тыгыз элемтәдә эш куябыз. Барыгызны да бәйрәм белән. Рәхмәт сезгә килгәнегез өчен», – диде «Шәһри Казан» редакциясе баш мөхәррире Радик Сабиров.

Шулай ук Балтач, Кама Тамагы, Апас, Арча, Кукмара, Әтнә, Актаныш, Мамадыш һәм Минзәлә районнары почта хезмәткәрләре бүләкләнде. Чара халык уеннары һәм җыр-моң белән дәвам итте. Бәйрәм барышында популяр сәхнә йолдызлары Рәфис Кәлимуллин, Илфир Искәндәров, Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар һәм Альберт Вәлиуллин чыгыш ясады.

news_right_1
news_right_2
news_bot