Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы ике яшьлеген почта хезмәткәрләре белән бергә үткәрде
«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы ике яшьлек туган көненә 30га якын почта хезмәткәрен җыйды. Бәйрәм Казанда «Татмедиа» бинасы янында узды.
- Шәһри Казан. Язмыш газетасының беренче саны 2021 елның 2 июлендә чыкты.
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков бәйрәм белән котлады. «2 ел бик әз кебек тоеладыр, ләкин «Шәһри Казан. Язмыш» ул – яңа формат, яңа эчтәлек. Безнең бу бәйрәмгә 30га якын почта хезмәткәре килде. Бу газетаны журналистлар гына түгел, сез дә ясыйсыз. Газетаның укылуы – сезнең хезмәт. Бу безнең уртак бәйрәм», - дип мөрәҗәгать итте ул почта хезмәткәрләренә.
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев газетаның халыкчан булуын ассызыклады. «Редакция бик матур итеп эшли. Халыкчан булгач, халык та тартыла башлады. Бу – зур эшнең нәтиҗәсе. Почта хезмәткәрләренә аерым рәхмәт әйтәсе килә», - диде ул.
Газетаның баш мөхәррире Радик Сабиров быелдан газетага аерым индекс бирелүен әйтте. Былтыр газетаны редакциянең башка газеталары белән комплектта гына алып була иде.
«Узган елгы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, план өч тапкырга арттырып үтәлде. Гомумән алганда, язылучыларыбыз саны 9 меңгә якынлашып килә. Бәйрәмгә почта хезмәткәрләрен чакырдык. Почта хезмәткәрләре укучы белән редакция арасында күпер булып тора. Аларга «Татмедиа»ны күрсәттек, алдынгы хезмәткәрләргә һәм ветераннарга рәхмәт хатлары тапшырдык. Үзләренең икенче һөнәри бәйрәмнәре кебек кабул иттеләр», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Яшел Үзән районы Мулла Иле авылыннан килгән почта хезмәткәре Гөлнара Фәтхуллина бәйрәмне ошатуын әйтте. «Бик матур бәйрәм. 30 ел стажым була торып, мондый бәйрәмгә беренче тапкыр килдем Бик күңелле, бик рәхәт, йөрәкләр дөрләп тора, эшлисе килеп тора. Мондый чаралар ешрак булса, күңеллерәк», - диде ул.
Арча районы Яңа Кенәр авылыннан килгән Резида Хәмидуллина 44 ел почта хезмәткәре булып эшләгән. Бу айдан гына эшеннән туктаган. «Лаеклы ялга чыккач та 7 ел эшләдем. Хезмәтемне бик яратып башкардым. Мин 44 ел эшләп, беренче тапкыр шундый бәйрәмгә килдем. Бәйрәм бик ошады, әйбәт итеп оештырганнар», - диде ул.
Бәйрәмгә артистлар да чакырулы иде. Кунаклар алдында Рафил Җәләлиев, Гөлнара Тимерҗанова, Сөмбел Билалова, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Айгөл Бариева, Илшат Сафин чыгыш ясады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз