Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы 1 яшьлеге уңаеннан бәйрәм оештыра
«Шәһри Казан. Язмыш» газетасы 1 яшь тула. Бу уңайдан 13 июль көнне 11:30 сәгатьтә «Татмедиа» паркында зур бәйрәм узачак. Газета геройлары, танылган артистлар Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Кирам Сатиев, АИДА, Сөмбел Билалова, Илнат Фәрхуллин, Айсылу Габдинова газета укучыларын матур җырлары белән сөендерер дип көтелә. Тәмле пылау белән дә сыйлау оештырыла.
Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 2 июлендә «Шәһри Казан»ның җомга саны өр-яңа форматта чыга башлады. «Шәһри Казан. Язмыш» - «Татмедиа» тарихында беренче мондый газета. Газета А4 форматында һәм 24 битле булып чыга. Исеменнән күренгәнчә, газетада гыйбрәтле, кызганыч язмышлар, фаҗигаләр, мәхәббәт һәм хыянәт, кыскасы, тормыш турында бәян ителә. Моннан тыш, сәламәтлек, дин, киңәшләр, шоу-бизнес һәм башка сәхифәләр дә бар.
«Бүгенге көндә А4 форматында 100 меңнән артык тираж белән татар газеталары чыга. Бу – татар өчен бик популяр һәм уңайлы вариант. Аны үзең белән йөртергә дә уңайлы. Икенчедән, ул – халыкчан газета. Күреп торабыз: яңалыклар күп, аны телефоннан да укып була, ә тормыш турында укырга теләгән кеше өчен газета бар. Монда бары тик кызыклы мәгълүмат җыелган», - диде «Татмедиа» АҖның генераль директоры Шамил Садыйков.
Элемтәләр өчен телефон: +7 917 266-39-05 (Эльвира Шакирова).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз