news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире татар матбугатының теле гадиләшү сәбәбен атады

«Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире татар матбугатының теле гадиләшү сәбәбен атады
Рамил Гали

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров татар матбугатында басылып чыккан язмаларның гади тел белән язылу сәбәбен аңлатты.

«Университетта укытканда профессор Флера Сафиуллина киләчәктә телдә экономияләү принцибы өстенлек итәчәк, дип әйтеп килә иде. Моннан 6-7 ел элек әдәби журналда эшләгән вакытта мин бу теорияне кабул итә алмый идем, чөнки редакциягә әдәби телдә язылган әсәрләр күп килә иде. Аларда табигатьнең матурлыгы, чишмәләрнең челтерәп агуы иркенләп тасвирланып языла иде. Ә хәзер, киресенчә, алай итеп язу бетеп килә. Телдә экономия принцибы сизелә», – диде Радик Сабиров.

Баш мөхәррир татар матбугатында да телнең гадиләшүенә тукталып үтте. 

«Кайсы гына газетаны алып карасак та, халыкка якынрак булган телдә язылу күзәтелә. Бу – халыкка якынлашу. Әгәр халыктан ерагайсаң, тиражлар кими, газетага язылмый башлыйлар. Бервакыт гарәп һәм фарсы телләреннән татар матбугатына алынма сүзләр күпләп керә башлады, халык моны кабул итә алмады. Без мондый телне аңламыйбыз дигән шелтәләр дә килгәләде ул чак», – ди ул.

Радик Сабиров әдәби тел стилен сакларга тырышуларын әйтте.

«Безгә классик тел якын. Халыкка якынаю дигәч тә, урам телендә язмыйбыз. Әдәби стильне саклыйбыз, ләкин авыр, халыкка аңлашылмый торган терминнарны, сүзләрне кулланмыйбыз», – диде баш мөхәррир.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100