news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабиров: Бүгенге көндә укучыны кеше язмышы кызыксындыра

«Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабиров: Бүгенге көндә укучыны кеше язмышы кызыксындыра
"Татар-информ" архивы

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында чыгыш ясады.

«Шәһри Казан» соңгы язылыш кампаниясендә тиражын үстерде - язылучыларыбыз саны 250 процентка артты. Иң элек, форматны үзгәрттек. Газетаның бер номерын «Шәһри Казан.Язмыш» дип атадык. 8 меңгә якын тираж булды. Укучыны бүгенге көндә кеше язмышлары кызыксындыра. Танылган яки танылмаган кешеме ул, аларның батырлыклары кызыклы. Геройлар газетабызның үзәгендә тора», - диде ул.

Радик Сабиров барлык социаль челтәрләрдә видеоларны актив куеп барганнарын әйтте. «Шәһри Казан» Телеграм каналының рус телле ресурлар арасында да беренчеләрдән булуын билгеләп үтте.

«Моннан тыш, «Шәһри Казан»ны сату нокталарын арттыруны да планлаштырабыз. Кибетләрдә дә газетаны бик теләп алалар. Хезмәткәрләребез социаль челтәрләрдә дә төркемнәр алып бара. Үсәргә, өйрәнүдән туктамаска кирәк», - диде баш мөхәррир.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100