news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Казан»ның баш мөхәррире: Балтыйк буенда бер өйгә газетаны берничә данә алдырганнар

«Шәһри Казан»ның баш мөхәррире: Балтыйк буенда бер өйгә газетаны берничә данә алдырганнар

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров Балтыйк буе республикалары халкының милли матбугатны саклап калу ысулы турында сөйләде. 

«Бер танышыбыз озак еллар буе Балтыйк буенда яшәде. Ул Балтыйк буе халкының милли матбугатны саклап кала алуын мисал итеп китерә. Анда бер гаиләгә бер газетаны берничә данәдә яздырганнар. Шул рәвешле, милли матбугатны саклап кала алганнар. Ул танышыбыз – хәрби, хәзерге вакытта ул инде Казанда яши. Хәзер ул Казанда да шулай берничә экземплярда «Безнең мирас» һәм «Казан утлары» журналларын да, «Шәһри Казан» һәм башка газеталарны да яздыра», – ди Радик Сабиров.

«Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире фикеренчә, Балтыйк буендагыча милли матбугатка язылу ысулын безгә дә кертергә кирәк. 

«Мин безнең татар матбугатының хәлен авыр дип бәяләмәс идем. Чөнки татар халкы ул укымышлы халык. Һәрвакыт укырга ярата. Бу безнең отышлы ягыбыз, башкалардан өстенлекле ягыбыз. Кайсы гына чорны алсак та, татар халкы укырга яраткан. Хәзер дә халык укый, телефоннан булса да укыйлар», – ди ул.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100