news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Шәһри Чаллы» газетасы урам себерүчеләр арасында бәйге игълан итте

«Шәһри Чаллы» газетасы урам себерүчеләр арасында бәйге игълан итте
Фото: Гөлүзә Василова

«Шәһри Чаллы» газетасы урам себерүчеләр арасында бәйге игълан итте.

«Безгә үзегез яшәгән яки эшләгән йортның урам җыештыручысы турында язып җибәрегез, фотога яки видеога төшерергә онытмагыз», – диелгән хәбәрдә.

Хатлар +7-908-333-03-70 номеры буенча ватсапка кабул ителә. Аларны «Шәһри Чаллы» газетасының социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә урнаштыралар.

Нәтиҗәләр 15 февральдә ясалачак. Җиңүче редакциянең язылучылары белән билгеләнә. Аңа җылы фуфайка бүләк ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot