news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Шәһри Чаллы» газетасы күзләре күрмәүчеләр өчен аудиоформатта язмалар тәкъдим итә

«Шәһри Чаллы» газетасы күзләре күрмәүчеләр өчен аудиоформатта язмалар тәкъдим итә
http://shahrichalli.ru/

15 октябрь - Халыкара күзләре күрмәүчеләр көне. Бүгенге көндә дөньяда тома сукыр 39 миллион кеше яши. Бу атнада Россиядә «Ак таяк» көнен билгеләп үтәчәкләр.  Күрмәүчеләр очраша торган проблемалар белән таныштыру һәм аларны чишү өчен, бөтен ил буенча төрле чаралар уза.

Әлеге игелекле гамәлләргә «Шәһри Чаллы» да кушылды. Редакция күрмәүчеләргә ярдәм йөзеннән газета битләрендә чыга торган кызыклы материалларны аудиоформатта тәкъдим итә башлады. Бу турыда «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итте.

Бу башлангычны хуплаучылар да табылды. Чаллы сукырлар җәмгыяте әгъзасы Рамил Гобәйдуллин белдерүенчә, редакция бик тә кирәкле эшкә алынган. «Татар телендә аудиокитаплар күп булмаса да бар, тик аларның күбесе әкият яки шигырь тибында. Безнең исә гадәти тормыштан алынган аянычлы язмышларны, булган хәлләрне, вакыйгаларны да тыңлыйсы килә. Без аларга «Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрләрендә тап булдык. Бу эшегез дәвамлы булсын иде», - ди 15 ел күзләре күрмәүче егет.

«Шәһри Чаллы» газетасы тәкъдим итә торган аудиоязмаларны газетаның Вконтакте төркемендә тыңларга була. Аларны журналистлар, укытучылар, театр артистлары укый. Киләчәктә редакция хезмәткәрләре ил-көн яңалыкларын да аудиоформатта тәкъдим итәргә җыена.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100