news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шаһитлар: Казанның Киров районында автосервистагы янгын газ баллоннары аркасында чыккан

Бүген көндез Казанның Киров районы Архангельск урамында зур янгын булды. Шаһитлар сүзләренчә, автосервис яна.

Янгын урынына берничә янгын сүндерү машинасы, коткаручылар һәм полиция килгән.

Якынча мәгълүматлар буенча, автосервиста «ГАЗель» булган, аңа куелган газ җиһазы төзек булмаска мөмкин. Шаһитлар шартлау тавышы ишеткән, аннары янгын башланган.

«Беренче өч бокстан барлык хезмәткәрләр чыкты, калганнары турында белмибез», - дип сөйләде автосервис хезмәткәрләре.

Янгын бер сәгатьтән артык дәвам итә. Аны туктатып бетереп булмый, ул һаман тарала. Якынча мәгълүматлар буенча автосервис эчендә газ баллоннары бар.

«Татар-информ» бүген көндез Казанның Киров районы Архангельск урамында янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Якынча мәгълүматлар буенча, резина складлары яна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100