news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәрнең Яңа Савин районында янгын чыккан

Шәһәрнең Яңа Савин районында 25 нче квартал районында янгын чыккан. Бу турыда социаль челтәрләрдә шаһитләр хәбәр итте. Алар сүзләренчә, янгын көчле һәм берьюлы берничә урыннан күренә.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, Брикетный бистәсендә ташландык бер катлы бүрәнә йорт янган. Хәзерге вакытта урынга янгын сүндерүчеләр килгән.

Янгын вакытында зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot