Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәһәр халкына караганда, авыл кешесендә авырулар 21 процентка азрак күзәтелә
Авыл халкы арасында өлкәннәр күп булса да, аларда, шәһәр халкына караганда, авырулар 21 процентка азрак теркәлә. Мөгаен, бу авыл кешесенең табибларга сирәгрәк һәм авырулары инде шактый кискенләшкәч кенә мөрәҗәгать итүе белән бәйледер. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев йомгаклау коллегиясе утырышында шулай дип белдерде.
«Узган елда район үзәкләреннән ерак урнашкан 216 торак пунктта әйдәп баручы клиника белгечләре белән 27 күчмә сырхауханә эшләде. Алар 330 меңнән артык кешене кабул иткән», – диде министр.
Авыруы кискенләшү куркынычы булган 30 меңгә якын өлкән яшьтәге авыл кешесе былтыр участок хастаханәләрендә стационар шартларда дәваланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз