news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шәһәр көнендә Казанда «Безнең заман» җиңүчеләре һәм лауреатлары гала-концерты була

Шәһәр көнендә Казанда «Безнең заман» җиңүчеләре һәм лауреатлары гала-концерты була
Фото: «Наше время-Безнең заман» фестиваленең матбугат хезмәте

30 августта 13.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган «Наше время-Безнең заман» ачык республика телевизион фестиваленең гала-концерты була.

Фестивальнең мактаулы остазы һәм генераль продюсеры Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, Шәһәр һәм Республика көнендә фестивальдә катнашучыларның зур чыгышы традициягә әверелгән инде. Концертта Татарстанның 12 предприятиесеннән якынча 220 кеше катнаша.

«Фестиваль күп еллар дәвамында эшләүче яшьләргә дөнья дәрәҗәсендә танылган артистлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлеге бирә. Проект яшәү урыны, һөнәре, статусы, гаилә хәленә карамастан, барлык яшьләр өчен үз-үзләрен табуга бер үк шартлар тудырылуына тагын бер дәлил булып тора», - диде ул.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Аммоний» АҖ, «Татэнерго» АҖ, Зәй ГРЭС, Казан дәүләт казна дары заводы, СИБУР компанияләр төркемнәре һәм башкалар шәһәр халкын һәм кунакларны үз номерлары белән сөендерәчәк. Чараны фестиваль гимны белән командалар парады ачачак, ә финал аккорды буларак, «Мин яратам сине, Татарстан» композициясен башкарачаклар.

2023 елгы фестивальдә Татарстанның 43 районыннан 190 предприятие, учреждение, оешмадан эшләүче яшьләрнең якынча 1,5 мең вәкиле катнашты. 10 ел эчендә катнашучылар саны 10 меңгә якынлашты.

2013 елда Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы гамәлгә куйган «Безнең заман» фестивале ЮНЕСКО эшләре буенча Россия комиссиясе химаясында һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза. Фестивальгә гариза бирү кампаниясе сайтта дәвам итә.

«Наше время — Безнең заман» яшьләрнең тормышта үзләрен табу мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән һәм «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына туры килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100