news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр көнендә Казанда бер үк вакытта дистәләгән пар өйләнешәчәк

Бердәм никахны теркәү тантанасы Казанда 30 августта, Татарстан Республикасы көнендә һәм Шәһәр көнендә узачак. Дистәләгән пар бер үк вакытта «Казан» гаилә үзәге каршындагы төп сәхнәдә никахлашырга ризалык белдерәчәк, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте.

Катнашу өчен гаризаны Казанның ЗАГС идарәсенә тапшырырга кирәк. Парлар өчен төп шарт туй дресс-кодын үтәү булачак: кәләшкә – ап-ак күлмәк, ә кияүгә классик костюм киеп килергә кирәк булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot