news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр көне алдыннан Бөгелмәдә өмәләр була

Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне алдыннан – 12, 17, 26 августта гомумшәһәр өмәләре узачак. Бу хакта Бөгелмә муниципаль районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бөгелмәдә яшәүчеләрне, иҗтимагый оешмаларны, туган шәһәребезнең чисталыгы турында кайгыртучы хезмәт коллективларын кушылырга чакырабыз. Иҗтимагый киңлекләрне һәм яшел зоналарны, предприятиеләрнең, учреждениеләрнең һәм сәүдә объектларының янәшәдәге һәм беркетелгән территорияләрен җыештыруга игътибар итик», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot