news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр һәм республика көнендә Казандагы яшүсмерләр клубларында мастер-класслар узачак

Шәһәр һәм республика көнендә Казандагы яшүсмерләр клубларында мастер-класслар узачак
Фото: kzn.ru

Киләсе шимбәдә, 22 августта, Казандагы яшүсмерләр клубларында Татарстан Республикасы һәм шәһәр көненә багышланган мастер-класслар узачак. Катнашучылар гаиләләре һәм дуслары белән бергә милли орнаментлы букчалар һәм шопперлар ясый, футболкаларга бизәк төшерә, фетрдан кул эшләре һәм башка сувенирлар ясый алачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

10:00 сәгатьтә «Импульс» клубында (А.Арысланов ур., 11) «Минем кечкенә букчам» мастер-классы узачак. Катнашучылар крафт кәгазеннән милли символлы букчалар ясаячак.

11:00 сәгатьтә берьюлы берничә клубта иҗади очрашулар узачак. «Ника» клубында (Восстание ур., 59) катнашучылар «Минем яраткан Татарстаным» мастер-классында Татарстан флагы стилендә букчага тага торган бизәк ясаячак. «Олимпиец» клубында (Минусинская ур., 1/2) казанлыларга «Акварель» техникасында рәсем ясарга тәкъдим итәчәкләр, «Арабеска» клубында (Сафиуллин ур., 50) җиләк формасындагы бизәгечне бизәячәкләр.

11:00 сәгатьтә «Феникс» клубында (Восстание ур., 38) «Татарстан» мастер-классы узачак, анда катнашучылар футболкаларга милли орнамент төшерәчәк.

12:00 сәгатьтә «Остаз» клубында (Химиклар ур., 19) казанлыларны «Татар орнаменты» мастер-классында фетрдан кул эшләре ясарга өйрәтәчәкләр. Шул ук вакытта «Кояш нуры» клубында (Зәкиев ур., 25а) җеп графикасы ярдәмендә милли бизәкләр ясау буенча «Татар бизәкләре» дәресе узачак.

Программаны «Ника» клубындагы (Восстание ур., 59) «Кадерле мотивлар» мастер-классы төгәлләячәк. Дәрес 14:00 сәгатьтә башлана. Катнашучылар шопперларга татар орнаменты төшерә алачак.

Катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot