news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр һәм республика көнендә Казанда җәмәгать транспорты эше 23:30 га кадәр озайтыла

Шәһәр һәм республика көнендә, 30 августта, Казанда җәмәгать транспортының эш режимы 23:30 сәгатькә кадәр озайтыла, алар ял көне графигы буенча йөриячәк. Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң, пассажирларны вакытында өйләренә алып кайту өчен шәһәрнең төрле районнарына өстәмә автобуслар билгеләнә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Алексей Сидоров хәбәр итте.

Бәйрәм көнендә 12:00 сәгатьтән 23:30 сәгатькә кадәр 32 автобус, биш троллейбус һәм биш трамвай маршрутының эше көчәйтелә.

Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң, 21 маршрут буенча махсус 44 автобус билгеләнә – алар казанлыларга вакытында шәһәрнең төрле районнарына кайтып җитәргә ярдәм итәчәк. Башкала халкын түбәндәге нокталарда көтәләр:

– Уникаль осталар үзәге һәм Спорт сарае арасындагы җирле юл;

– «Цирк» тукталышы, Кремль яры буенда;

– «Яшьләр үзәге» тукталышы;

– «Казан» гаилә үзәге янында;

– «Үзәк стадион» тукталышы.

Бу көнне җаваплы затлар тарафыннан кизү чарасы оештырыла. Транспорт комитетында тәүлек буе «кайнар линия» хезмәте эшләячәк, башкала халкы +7 (843) 223-28-28 телефон номерына шалтыратып, үзен борчыган сорауларга җавап таба ала.

Шулай ук Алексей Сидоров 29 һәм 30 август көннәрендә муниципаль парковкаларның түләүсез эшләячәген җиткерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot