news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Шәһәр һәм республика көне алдыннан Казанда берничә урамда хәрәкәт чикләнә - исемлек

Шәһәр һәм республика көне алдыннан Казанда берничә урамда хәрәкәт чикләнә - исемлек
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Шәһәр һәм республика көне алдыннан Казанда берничә урамда хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

24 августта 16:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр С.Хәким урамында (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр);

25 августның 13:00 сәгатеннән төн уртасына кадәр Кремль урамы буенча (Чернышевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәр, Ивановский төшү юлын да кертеп);

25 августның 22:00 сәгатеннән 26 августның 23:00 сәгатенә кадәр Ш.Мәрҗани урамында (4 нче йорттан 22 нче йортка кадәр);

26 августта 8:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Кремль урамы буенча (Лобачевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәр, Ивановский төшү юлын да кертеп). Шул ук көнне хәрәкәт Кремль урамы буенча 8:00 сәгатьтән төн уртасына кадәр (Чернышевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәр, Ивановский төшү юлын да кертеп) һәм 9:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр С.Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр) чикләнәчәк;

28 августның 20:00 сәгатеннән 31 августның 11:00 сәгатенә кадәр Ш.Мәрҗани (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), К.Насыйри (Татарстан урамыннан Ф.Кәрим урамына кадәр), З.Солтан (Г.Тукай урамыннан К.Насыйри урамына кадәр) урамнары буенча;

30 августның 7:00 сәгатеннән 31 августның 18:00 сәгатенә кадәр (шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш) Батурин урамы буенча ике юнәлештә дә, Большая Красная урамыннан Кремль яр буена кадәр, Батурин урамында Меңьеллык мәйданыннан төшү юлында.

Шулай ук ихтыяҗ булса хәрәкәт түбәндәге участокларда чикләнәчәк:

24 августның 00:00 сәгатеннән 30 нчы августның 00:00 сәгатенә кадәр С.Хәким урамы буенча (Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр). «Казан» гаилә үзәге янындагы парковка зонасы да ябылачак;

24 августның 7:00 сәгатеннән 31 нче августның 18:00 сәгатенә кадәр Кремль урамы буенча (Чернышевский урамыннан 1 нче Май мәйданына кадәр), шул исәптән Ивановский төшү юлыннан Профсоюз урамына кадәр;

27 августның 23:00 сәгатеннән 28 нче августның 5:00 сәгатенә кадәр (шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш) Меңьеллык мәйданы буенча (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр);

28 августның 23:00 сәгатеннән 29 нчы августның 5:00 сәгатенә кадәр (шәһәр җәмәгать транспорты маршрутларыннан тыш) Меңьеллык мәйданы буенча (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр);

29 августның 21:00 сәгатеннән 31 августның 5:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданы (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр), Сул як Болак урамы (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Уң як Болак урамы (Чернышевский урамыннан Меңьеллык мәйданына кадәр), Ташаяк урамы (Мәскәү урамыннан Уң як Болак урамына кадәр), Профсоюз урамы (Чернышевский урамыннан Бауман урамына кадәр), Бауман урамы буенча (Профсоюз урамыннан Кремль яр буена кадәр), 1 нче Май мәйданыннан Бауман урамына кадәр һәм Цирк белән стадион арасындагы юл өстендә;

31 августның 23:00 сәгатеннән 1 сентябрьнең 5:00 сәгатенә кадәр Меңьеллык мәйданы буенча (Ташаяк урамыннан Батурин урамына кадәр).

news_right_1
news_right_2
news_bot