Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сахалинның «Дуслык» ансамбле юбилеен билгеләп үтте (видео)
Күптән түгел җирле татар милли-мәдәни мохтариятенең бию ансамбле дә оешкан.
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). Көньяк Сахалин татарларының «Дуслык» ансамбле 10 еллыгын билгеләп үткән. Шул уңайдан 15 октябрьдә шәһәрнең "Родина" мәдәният йортында бәйрәм концерты узган.
Җирле татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Хәлим Самирханов сөйләгәнчә, коллективны котларга Корсаков, Холмск, Анива, Долинск, Невельскидан кунаклар килгән. Ансамбль репертуарында яшьләр өчен җырлар да бар, авыл көнкүреше турындагы җырлар өлкән буынның күңеленә хуш килгән.
Коллектив авыр шартларда тупланган, аны оештыручыларның әле бу эштә тәҗрибәләре булмаган, әмма ул вакытта Сахалинда татар мәдәниятен үстерергә 10 кеше теләк белдергән, ансамбльнең беренче составын шулар тәшкил иткән. Вакыт узу белән без тәҗрибә тупладык, өлкәнең барлык районнарында диярлек – Оха, Ноглики, Углегорск, Невельскида, башка шәһәр һәм авылларны йөреп чыктык", – ди Хәлим Самирханов.
Коллектив өлкәдән читкә чыгып, Комсомольск-на-Амуре һәм Хабаровск шәһәрләрендә дә концертлар куйган. Владивостокта ансамбль федераль Сабан туенда чыгыш ясаган.
Күптән түгел мәдәни мохтариятнең бию төркеме дә оештырылган. Алар башкорт һәм татар биюләрен башкара.
Skr.su сайты хәбәр иткәнчә, даими рәвештә өлкәнең мәдәни чараларында катнашучы «Дуслык» ансамбле хәзерге вакытта 4 ноябрьдә Хөкүмәт йорты каршындагы мәйданда узачак Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концертына әзерләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз