news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда яшәүче татарлар нәсел тамырларын барлаган

Бәйгегә 20дән артык эш килгән.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Сахалин өлкәсе татарлары Төбәк милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы һәм «Туган тел» Укыту-мәдәният үзәге «Мин кем һәм нәсел тамырларым кайда?» дигән бәйгенең нәтиҗәләрен игълан итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2017 елда конкурсны оештыручылар милли мәдәниятне белгән һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт иткән милләттәшләребезгә Сахалинда яшәгән һәм әле дә гомер итүче ата-бабаларын искә алырга тәкъдим иткән иде.

"Әлеге тәкъдим киң яңгыраш тапты, - диде мохтариятнең рәистәше Зәкия Вәлитова. - Бәйгегә 20дән артык эш килде. Кешеләр ата-бабалары хакында күңелне йомшарта торган хикәяләр язып җибәргән".

Нәтиҗәдә, жюри әгъзалары алар арасыннан түбәндәге эшләрне иң яхшысы дип тапкан:

Илдар Саттаров (Татарстан), 2003 елда фаҗигале рәвештә һәлак булган Сахалин губернаторы Игорь Фәрхетдиновның туганы;

Анастасия Батурина (Көньяк Сахалин), бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туганы;

Римма Котбетдинова (Көньяк Сахалин);

Эльмир Вәлитов (Көньяк Сахалин).

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100