news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда Тукай скверы ачылырга мөмкин

Васил Шәйхразиев бу идея хупланды, дип белдерде.

Сахалинда Тукай скверы ачылырга мөмкин
Рамиль Гали

(Казан, 22 февраль, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Сахалинда бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемен йөрткән сквер ачылырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

Сахалинда Тукай скверын ачу тәкъдиме белән Милли Шура рәисенә җирле татарлар мөрәҗәгать иткән. Кичә Ерак Көнчыгыш округы җирлегендә эшләп килүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашуда бу мәсьәлә аерым каралды, диде Шәйхразиев.

"26 апрельдә Габдулла Тукайның туган көне. Шуңа кадәр, скверга җир алып, 26 апрель көнне бу скверга күчеп, аны төзергә һәм Ерак Көнчыгыш Сабан туе көнне шушы скверны тантаналы төстә ачарга иде дигән өмет бар", - диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев бу идеяне өлкә җитәкчелеге хуплады, дип белдерде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100