news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда татар кухнясына багышлап үткәрелгән беренче фестиваль 300дән артык кунак җыйган

Ул милли татар кухнясын дөньяга таныткан Юныс Әхматҗәновның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылган.

(Казан, 25 февраль, "Татар-информ"). Көньяк Сахалинда татар кухнясына багышлап үткәрелгән беренче фестиваль-конкурс 300дән артык кунакны җыйды. Ул милли татар кухнясын дөньяга таныткан, РСФСРның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин орденнары кавалеры Юныс Әхматҗәновның тууына 90 ел тулу уңаеннан оештырылды, дип хәбәр итә Sakhalin.info мәгълүмат агентлыгы.

“Татар халык ашлары” дип аталган фестиваль-конкурста үзләренең осталыкларын профессиональ аш-су осталары да, махсус уку йортларында укучылар да, шулай ук хуҗабикәләр, өлкәннәр, башка тармакларда хезмәт итүчеләр дә күрсәтте.

Мәсәлән, бер предприятиедәге җәмәгать тукландыру системасында эшләүче Никита Шедько, әле татар кухнясын өйрәнә генә башлавын , ә фестивальдә аның бик күп нечкәлекләрен белергә мөмкинлеген әйтте.

Чарага украин, корея,беларусс, әзербайджан, казах, кыргыз, үзбәк hәм башка диаспоралардан да вәкилләр килгән иде. Берләштерелгән “Дуслык өстәлендә” кунакчыллык hәм бер-береңне хөрмәтләү билесе булып, Сахалинда яшәүче барлык милләтләрнең дә милли ашлары урын алган.

Кунаклар, татар милли ашларының берсе булган, өчпочмак ясау серләренә төшендерүче мастер-класста булдылар. Аны, бәйрәмгә махсус килгән кунак, Казанның “Туган авылым” рестораны шеф-повары Диләрә Мортазина үткәрде. Ул чүпрәсез генә ничек яхшы кабара торган камыр ясауның серләрен ачты: мондый камыр нык газландырылган судан яхшы басыла икән.

Бәйге нәтиҗәләре буенча "Региональная национально-культурная автономия татар Сахалинской области" җәмәгать оешмасының өлкән вәкилләре Роза Вахитова hәм Мәрьям Ишинина әзерләгән ризыклар иң-иң тәмлеләре дип табылды. Шул ук оешманың тагын бер вәкиле Эльвира Вәлитова өченче урынга лаек булды. Ә икенче урынны Сахалин сервис техникумы студентлары алды.

Конкурсның баш судьясы Диләрә Мортазина, монда куелган ризыкларны бәяләгәндә мин үземне гел Казанымда кебек хис иттем, диде.
Көньяк Сахалин хакимияте каршындагы азык-төлек ресурслары hәм кулланучылар базары департаменты җитәкчесе Александр Бандюков, алга таба да монда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга багышланган чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәтәчәкбез, диде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100