news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сахалинда татар герое хөрмәтенә истәлек тактасы куйганнар

Көньяк Сахалин шәһәре татар автономиясе шәһәр бәйгесендә катнашып, "Пока память жива" дип аталган грант откан проектны тормышка ашырды.

Сахалинда татар герое хөрмәтенә истәлек тактасы куйганнар
tatar-congress.org

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Көньяк Сахалин шәһәрендә 15 ел яшәгән Советлар Союзы Герое Хәсәншин Мансур Рахип улы истәлегенә мемориаль такта ачканнар. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көньяк Сахалин шәһәре татар автономиясе шәһәр бәйгесендә катнашып, "Пока память жива" дип аталган грант откан проектны тормышка ашырды. 

Тантанага шәһәр хакимиятенең Эчке эшләр департаменты директоры Дмитрий Хайбриев, ветераннар советы рәисе Николай Литвинов җитәкчелегендә ветераннар, Сахалин таможнясы вәкилләре, шәһәрнең 8 мәктәп укучылары катнашкан.

Тантананы татар автономиясенең аксакалы, Сахалин өлкәсенең иң хөрмәтле шәхесләренең берсе Динур Шәймәрданов ачкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot