news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда төрле милләт вәкилләре чәй пешерү осталыгы буенча көч сынашачак

Иртәгә татар мәдәнияте фестивалендә кунакларга Татарстанда эшләнгән милли бүләкләр биреләчәк.

Сахалинда төрле милләт вәкилләре чәй пешерү осталыгы буенча көч сынашачак
архив/Владимир Васильев

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә Сахалинда «Бөек татар халкы, синең белән илең горурлана!» дип аталган татар мәдәнияте фестивале үткәрелә. Фестиваль кысаларында төрле милләт вәкилләре чәй пешерү осталыгын күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Сахалин өлкәсенең Татар федераль милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова сөйләде.

«Бәйрәм көнне төрле милләтләр катнашында концерт һәм мастер-класслар булачак. Һәр милләт чәй пешерү осталыгын күрсәтәчәк. Сүз уңаеннан, бездә Корея һәм Япония кешеләре дә бар, алар биредә Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң күченгән. Шуңа күрә без барлык милләт вәкилләре белән дус-тату яшибез. Алар да үз мәдәниятләре һәм телләре саклансын өчен тырыша», — диде ул.

Зәкия ханым Сахалин өлкәсендә Татарстаннан күченеп китүчеләр бихисап булуын искәртте. «Кунакларга Татарстаннан алып кайткан милли бүләкләр әзерләп куйдык. Фестивальдә татар халкының дус, эш сөючән икәнлеген күрсәтәсебез килә. Пандемия вакытында кешеләр мәдәни вакыйгаларга сусады. Кунакларны чарага битлекләрдән генә кертәчәкбез», — дип әйтте ул.

«Туган телдә сөйләшә алуыбыз белән горурланабыз, Татарстан безнең өчен һәрвакыт үрнәк булып тора. Шуңа күрә татар телен, мәдәниятен саклау юнәлешендә эшлибез. Фестиваль дә ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан оештырыла», — дип аңлатты автономия җитәкчесе.

Зәкия Вәлитова әйтүенчә, фестиваль 11:00 — 14:00 сәгатьтә булачак. «Сахалинда милли-мәдәни автономия оешмасы ачылганчы, „Туган тел“ мәдәни һәм уку-укыту үзәге бар иде. Аның оешуына быел 15 ел. Футбол командабыз, ансамблебез бар. Концертларыбызга барлык милләт вәкилләрен чакырабыз. Чараны Сахалин өлкәсенең Татар федераль милли-мәдәни автономиясе оештыра», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100