news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалинда китапханә директорына Татарстан Мәгариф министрлыгы грамотасы бирделәр

Сахалин өлкәсенең универсаль фәнни китапханәсе Татарстан Республикасы белән 15 ел хезмәттәшлек итә.

Сахалинда  китапханә директорына Татарстан Мәгариф  министрлыгы грамотасы бирделәр
libsakh.ru

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге рәисе, Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе рәистәше Зәкия Вәлитова Сахалин өлкәсенең универсаль фәнни китапханәсе директоры Валентина Малышевага «Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм яшь буынны тәрбияләү эшендә ирешкән уңышлары өчен» Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Бу хакта Сахалин өлкәсенең универсаль фәнни китапханәсе хәбәр итә.

Сахалин өлкәсе универсаль фәнни китапханәсен Татарстан Республикасы белән 15 еллык дуслык бәйли. «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге һәм төбәк татар милли-мәдәни автономиясе оешканнан бирле китапханәдә күп төрле чаралар, бәйрәмнәр, күргәзмәләр үткәрелә.

«Сахалин өлкәсе универсаль фәнни китапханәсе - ул бик көчле мәгариф, мәгърифәтчелек һәм мәдәният үзәге. Моның белән бергә биредә һәрвакыт дустанә, кеше хәленә керү белү атмосферасы хөкем сөрә. Безнең нәтиҗәле хезмәттәшлегебез халыклар дуслыгы хакына дәвам итәр дип ышанабыз», - диде Зәкия Вәлитова.

«Бу минем өчен бик кыйммәтле бүләк һәм зур дәрәҗә. Бу безнең уртак зур уңышыбыз», - диде Валентина Малышева.

Тантанада Валентина Малышевага чәкчәк бүләк иттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100