news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сахалин татарлары сугышта катнашучылар җирләнгән зиратны тәртипкә китерәчәк

Көньяк Сахалинск шәһәренең 1нче зиратында Бөек Ватан сугышында катнашучылар күп җирләнгән.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). 12 майда Сахалин татарлары Бөек Ватан сугышында катнашучылар җирләнгән зиратны тәртипкә китерәчәк. Бу турыда Инстаграмда «Сахалин татарлары» сәхифәсендә хәбәр ителә.

Көньяк Сахалинск шәһәрендәге 1нче Зират комплексына инде күп дистә еллар (якынча 1946 елдан). Анда ничә буын әби-бабайлар җирләнгән, нигездә, сугыштан соң Сахалин утравына килүчеләр. Алар көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча эшләгәннәр, өлкәнең икътисадын күтәргәннәр.

Көньяк Сахалинск шәһәренең 1нче зиратында Бөек Ватан сугышында катнашучылар күп җирләнгән. Бүген зиратта ауган агачлар, чүп-чар һәм ташландык каберләр күп.

Сахалин татарлары ел саен зиратны чистартуда катнаша. Шулай итеп, сугыш геройларын һәм утрауны азат итүдән соң биредә хезмәт куйганнарның истәлеген хөрмәтлиләр, яшьләрне дә җәлеп итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot