news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин татарлары Пушкин һәм Тукайга багышланган шигърият бәйрәменә җыя

Әдәби-музыкаль кичә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырыла.

(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ). 28 октябрьдә Сахалин өлкәсендә “Пушкин һәм Тукай” дип исемләнгән иҗади кичә узачак, дип хәбәр итә Сахалин өлкәсенең җирле Татар милли-мәдәни мохтарияте. Ул Россиядә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан оештырыла.
 
Әдәби-музыкаль кичә “Остров Сахалин” Чехов китабы музеенда үтәчәк. Программада Пушкин һәм Тукай иҗатлары белән таныштырудан тыш, төрле телләрдә шигырьләр уку, өлкәнең “Туган тел” белем бирү-мәдәни үзәге китапханәсендәге китаплардан һәм “Тукай әкиятләре дөньясы” бәйгесендә катнашучыларның рәсемнәреннән торган күргәзмәләр ачу да каралган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100