news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин татарлары өлкәннәр һәм инвалидларны Раштуа белән котлаган

Көньяк Сахалинда урнашкан өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне җирле татарлар 2006 елдан алып тәбрикли.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). Сахалинда яшәүче милләттәшләр Көньяк Сахалин шәһәрендә урнашкан картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне Раштуа белән котлаган. Бу хакта Сахалин өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.
 
Автономия вәкилләре өлкәннәр һәм инвалидларга Яңа ел бүләкләре дә әзерләгән. Акция Эльмир Вәлитовның матди ярдәме белән уздырылган. 
 
Сүз уңаеннан, автономия вәкилләре өлкәннәр һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләрне 2006 елдан алып, ел саен тәбрикли, диелә хәбәрдә. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100