news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сахалин татарлары ифтар оештыра

Оештыручылар ифтарга килүчеләрнең башы капланган, өс киемнәре мөселманча булырга тиеш дип искә төшерә.

(Казан, 25 май, "Татар-информ"). Сахалин татарлары ифтарлар оештыра. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итте.

Южно-Сахалински шәһәрендәге Сахалин мәчетендә 500 кешегә ифтар табыны оештыралар. Мәчет имамы Җамал хәзрәт вәгазь укыячак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Оештыручылар ифтарга килүчеләрнең башы капланган, өс киемнәре мөселманча булырга тиеш дип искә төшерә.

Ифтар 27 майда була. Башлана 21.00 сәгатьтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot