news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сахалин татарлары элекке губернатор Игорь Фәрхетдиновны искә алды

Чыгышы белән Балтач районыннан булган Сахалин губернаторы 2003 елда авиаһәлакәттә үлде.

Сахалин татарлары элекке губернатор Игорь Фәрхетдиновны искә алды
Лилия Хамматова

(Казан, 20 август, “Татар-информ”, Рәмис Латыйпов). Сахалин татарлары 2003 елның 20 августында авиаһәлакәткә юлыгып үлгән элекке губернатор Игорь Фәрхетдиновны искә алып, каберенә чәчәк салу чарасында катнашкан. Бу хакта алар “Татар-информ” журналистына хәбәр итте.

“Игорь Павловичның безнең арабызда юк икәненә әлегә кадәр ышана алмыйбыз. Без аны хәтерлибез һәм аның рухына дога кылабыз”, - диде Сахалин татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова.

Чарада Сахалин өлкәсе губернаторы вазифаларын башкаручы Валерий Лимаренко, Көньяк Сахалинск мэры Сергей Надсадин да катнашкан.

“Мин Игорь Павлович белән шәхсән таныш түгел идем, әмма аның искиткеч кеше һәм профессионал икәнен беләм. Аның турында иң яхшы истәлек – хәтер, сахалинлылар элекке губернаторны яхшы һәм җылы сүзләр белән генә искә ала. Якты истәлек. Гаиләсенең кайгысын уртаклашам”, - дип язган Сахалин губернаторы вазифаларын башкаручы Валерий Лимаренко.

  • Игорь Фәрхетдинов 1950 елда Новосибирскида туган. Аның әтисе Себергә сөрелгән татар, чыгышы белән Балтач районыннан. Белеме буенча инженер, 1995-2003 елларда Сахалин өлкәсе губернаторы. 2003 елның 20 августында Камчаткада Сахалин өлкәсе хакимияте җитәкчеләре утырган Ми-8 вертолеты һәлакәткә юлыга. Вертолеттагы 17 кешенең барысы да, шул исәптән Игорь Фәрхетдинов та һәлак була.

Игорь Фәрхетдинов

Зәкия Вәлитова “Советский Сахалин” газетасына Игорь Фәрхетдинов турында “Ул намус белән яшәде” дигән мәкалә язган.

“Без аның тынгысыз яшәү рәвешен хәтерлибез. Шәхси вакытын исәпкә алмыйча, ул гомерен Сахалин һәм Курил халкының тормышын яхшыртуга багышлады. 2003 елның 20 августында гомере вакытсыз өзелгәннән соң аның 423 отпуск көне калганлыгы ачыкланды”, - диелә мәкаләдә.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100